Нурлат телевидениесе Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәге тарихы музеена 2000-2003 еллардагы архив язмаларда район тормышын чагылдырган 70 видеокассета тапшырган. Цифрланган видеокассеталарның беренче партиясе бу. Хәзерге вакытта телевидениедә калган видеокассеталарны цифрлаштыру бара. Музейга аларның тагын берничә партиясен тапшыру планлаштырыла.