ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Урта Камышлы мәдәният йортының “Росинка” чуваш ансамбле Якушкино авылында концерт белән чыгыш ясаячак. 

Нурлат районында көзге чакырылышта 313 егет комиссия узачак, шуларның 70се армиягә алынырга тиеш. Бу көннәрдә районда чакырылыш комиссиясе эшли. 

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин шәһәрдә «Татнефть» ПАОсы ярдәмендә тормышка ашырылучы юллар һәм тротуарлар төзелеше белән танышты. 

Бүген шәһәрнең үзәк стадионында якташыбыз, СССРның атказанган спорт остасы Галимҗан Хөсәенов истәлеге призларына футбол буенча блиц-турнир үтә. 


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. 

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышы узды.

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия”нең төбәк җәмәгать кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева кабул итү үткәрде.

Бүген Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегендә 2018 елның 9 аендагы оператив-служба эшчәнлегенә йомгак ясалды. 

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Яр Чаллыда террорчылыкка каршы комиссия утырышында катнаша. Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә.

Нурлат җылылык челтәрләре ПТОсы начальнигы Илһамия Хәйретдинова ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруында катнашты. Тапшыру бу чәршәмбедә төшерелгән. Анда Газификация фондыннан 3 кеше, шул исәптән Илһамия Хәйретдинова да катнашкан.

Тапшыру эфирга ноябрьдә чыгар дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International