Санкт-Петербургка чираттагы сәяхәте барышында Нурлатта яшәүче Галина Казакова Советлар Союзы Герое Николай Козловның каберен яд итте. Якташыбызның каберен аңа бала чагында әтисе Петр Казаков күрсәткән булган. Ә Галина Птеровна үз чиратында гаилә традициясен улы Ярославка тапшырган.