Нурлатта студентларга “Халык контроле” турында сөйләделәр

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Дүшәмбе көнне Нурлат аграр техникумында республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузилә Сидимирова “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) формированиеләре үзәге белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрде. Ул “Халык контроле” дәүләт системасында мәгълүматлар урнаштыру темасына багышланган иде. Чарада студентларга фоторәсемнәр урнаштыру алгоритмы, алкоголь законнары бозылу фактлары ачыкланганда уведомлениеләр бирү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International