Онытырга хакыбыз юк

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген, 30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Әлеге дата илебездәге күпмеңләгән кешенең бернинди гаепсез килеш җинаятьләрдә гаепләнеп, төзәтү-хезмәт лагерьларына, сөргенгә һәм махсус яшәү урыннарына җибәрелүен, канлы вакыйгаларны хәтерләтә. Безнең районда бүгенге көндә закон нигезендә сәяси репрессия корбаннары булган 13 кеше яши. Аларга район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International