Бүген Нурлатның “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә хоккей буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уеннары башланып китте. Беренчелек 2007 елгы малайлар арасында үтә, анда төрле шәһәрләрдән 7 команда катнаша. Ярышларның ачылу тантанасында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов сәламләде.