Бүген Нурлатның яңа “Спорт” паркында бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Нурлатлылар мастер-классларда актив катнаштылар, ГТО нормалары тапшырдылар, бәйрәм флешмобына кушылдылар. Ә нурлатлыларны бәйрәмнәр белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Ул милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренә активлыклары өчен Рәхмәт хатлары да тапшырды.