Нурлат районында техниканы кышкы саклауга кую торышын һәм машина-трактор паркының әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген махсус комиссия техниканы кышкы саклауга кую торышын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышын, машина-трактор паркларын һәм районның барлык хуҗалыкларында да хезмәтне саклау шартларын тикшерде. Составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече Наил Алиуллов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, гостехнадзор вәкилләре кергән комиссия республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс кысаларындагы әзерлеген карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International