ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Нурлат районы хатын-кызлар советының “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенә әзерлеккә багышланган чираттагы утырышы үтте.

Утырыш эшендә җәмәгать советы әгъзалары һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов катнашты.

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан игълан ителгән рәсемнәр бәйгесендә актив катнашкан һәм җиңү яулаган укучыларны котладылар.

Бүген район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов Бикүледә яшәүче Хасибулла Мотыйгулла улы Вәлиуллинны юбилее белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.

10 ноябрьдә Кизләү авылында яшәүче Нәҗип Асаров юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева котлап, район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның теләкләрен җиткерде.

Тумышы белән Нурлат районыннан булган танылган автоузышчы Тимур Тимерҗанов шул көннәрдә “Ветеранга әбунә бүләк ит” акциясенә кушылып, 60ка якын нурлатлыны район газетасына яздырды.

Шул көннәрдә Әлки районының Базарлы Матак авылында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Спартакиаданың зона туры үтте. Анда Нурлат командасы өченче урын яулады.

Узган атнада “Алсу“ балалар бакчасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" республика бәйгесенең район этабы узды.


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

- Көн саен яңалыклар тасмаларыннан без янгында һәлак булган кешеләр турында ишетеп торабыз , – ди районара янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Әлмәрис Талипов. – Өйдә янгын сүндергеч тоту зур булмаган утның янгынга әверелүен кисәтү гарантиясе булып тора.

3нче мәктәп базасында үткән интеллектуаль ярышларның көндезге турында 216 нурлатлы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International