ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлегенә багышлап эшче киңәшмә үтте. Аны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов үткәрде.

Кичә “РИТЭК” балалар өчен хәйрия тамашасы оештырды. Чара Нурлатның шәһәр Мәдәният сараенда үтте. Тамашаны район мәктәпләреннән 200 укучы һәм коррекцияләүче интернат-мәктәптән 182 бала карады һәм татлы бүләкләр алды.

“Форум театр” социаль-театраль тамашалар бәйгесен 2019 елда үткәрү планлаштырыла. Анда катнашу өчен 28 декабрьдән дә соңга калмыйча заявка җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен тел: 8(843)2318224, 89376152237.

Кичә “Нурлат-информ” хезмәткәрләре “Массакүләм мәгълүмат чараларының заманча цифралы гасырда эшләү технологияләре” дип аталган өйрәнү тренингында булып кайттылар.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск районында “Авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү резервы” темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә нурлатлылар да катнашты.

Бүген район Советының кече залында район башкарма комитеты белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә эшмәкәрләр өчен уку үткәрделәр.

Бүген сугыш ветераны толы Зельма Райнгольдовна Нечаевага 90 яшь тулды. Аны юбилее белщн район җитәкчелеге исеменнән районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова котлады.

Бүген Казан шәһәрендә “Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе” оешмасының IX конференциясе үтте. Анда Нурлат бүлекчәсен 2018 ел нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.

Бүген район Советында наркотикларга каршы комиссиянең йомгаклау утырышы үтте. Утырышны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов алып барды.

“Коммунальник” җәмгыяте ел саен үз йортларында яшәүчеләрне ишегалларына чыршылар куеп сөендерә. Быел да бәйрәмгә әзерлек эшләренә күптәннән керештеләр һәм инде шул көннәрдә Ленинград урамындагы ял мәйданчыгын бизәүне тәмамладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International