Нурлатның нәни тамашачылары районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел музыкаль-театрлаштырылган тамашаларын ел да көтеп ала. Быел ул “Яңа елны саклаучылар” дип аталачак һәм бу көннәрдә шәһәр Мәдәният сараенда тыгыз репетицияләр бара.
Нурлатның яшьгвардиячеләре “Иреклеләр атналыгы” кысаларында Нурлатның картлар һәм инвалидлар йортында булдылар. Алар территориядә кардан киләсе ел символы – сары дуңгыз сыны ясарга булыштылар.
Бүген тыл хезмәтчәне Нургаян Гобәйдулла кызы Мифтахетдинова 90 яшьлек юбилееен билгеләп үтә. Аны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов өенә барып котлады.
Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге коллективы “Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабында өченче урынга лаек булды. Бүген ТР Министрлар Кабинетында җиңүчеләрне котладылар.
Бүген Нурлатта “Ел тәрбиячесе” һәм “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгеләренең муниципаль турлары җиңүчеләренең исемнәрен атадылар. Быел бәйгеләрдә катнашуга 28 гариза кергән.
Безнең барыбыз да Кыш Бабайдан бүләкләр һәм котлаулар көтә. Әйдәгез, аның үзен дә Яңа ел бәйрәме белән котлыйк!
Чәршәмбе көнне шәһәр Советының утызынчы сессиясе үтте. Сессияне шәһәр Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин алып барды. Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар алты сорауны карадылар.
Зифа Сәгъдиеваның сәләтле шәкертләре Азнакайда нәфис гимнастика буенча үткән “Кар бөртекләре” турнирыннан яңа җиңүләр яулап кайттылар.
Балаларга янгын хәвефсезлеге турында кечкенәдән ук төшендерү бик мөһим. Моңа безнең балалар бакчасындагы тәрбиячеләр тарафыннан да зур игътибар бирелә.
Нурлатның кул эшләре осталары 22 декабрь көнне “Эссен» сәүдә үзәгенә Яңа ел бүләкләре сатып алырга чакыра.