ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Нурлатның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре “Казан” агросәнәгать комплексында Яңа ел алды бәйрәм ярминкәсендә катнашалар.

Бүген – Энергетиклар көне. Әлеге бәйрәмне район электр челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре дә матур күрсәткечләр һәм эш нәтиҗәләре белән каршы ала. Бүгенге көндә коллектив 83 кешене берләштерә.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген Нурлатта заманча кинотехнологияле җиһазлар белән цифралы кинозал ачылды. Беренче тамашачылар 3D форматында фильмның премьерасын карадылар.

Кичә Чистайда Энергетиклар көнен бәйрәм итүгә багышлап үткәрелгән тантаналы чарада Нурлат электр челтәрләре предприятиесенең дә иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Иртәгә, 22 декабрьдә, Нурлатта аэропорт территориясендә кышкы спорт сезоны ачылуга багышлап чаңгы ярышлары үтәчәк. Ярышлар 10.00дә башлана.

Бүген Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенең полиция хезмәткәрләре формаларын салып, спорт костюмнары киделәр.

Шикәрчеләр микрорайонында урнашкан “Дуслык” скверы нәниләрнең иң яраткан ял итү урынына әверелде: шул көннәрдә биредә алар өчен “Балалар һәм җәнлекләр” дип аталган тематик уен мәйданчыгы пәйда булды.

Нурлат шәһәре гимназиясендә балалар һәм әти-әниләрнең эшләреннән “Яңа ел әкияте” дип аталган күргәзмә эшли. Аны әзерләүдә барлык сыйныфлар да актив катнашкан.

Бүген 9нчы мәктәп базасында районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары командалары арасында район конкурсы үтте.

“Спорт” паркының боз шугалагында прокатка тимераяклар бирү оештырылган. Тимераякларның бәясе бер сәгатькә – 100 сум. Үз тимераякларың белән бушлай да шуарга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International