“Коммунальник” җәмгыяте ел саен үз йортларында яшәүчеләрне ишегалларына чыршылар куеп сөендерә. Быел да бәйрәмгә әзерлек эшләренә күптәннән керештеләр һәм инде шул көннәрдә Ленинград урамындагы ял мәйданчыгын бизәүне тәмамладылар.
Җәмгыять биредә ел саен урман чыршысы бизәп куя иде. Быел исә мәсьәләгә экологик яктан якын килгәннәр һәм чыршыны үз хезмәткәрләре кулы белән ясалган ясалма чыршыга алыштырганнар. Дөрес, тимер каркаска урманчылардан алынган чыршы ботаклары беркеткәннәр үзе. Шулай итеп, урманда бер чыршы киселми калган, ә ясалма чыршы шәһәр халкына тагы озак еллар бәйрәм кәефе бүләк итәчәк әле. Әлбәттә инде, чыршыны уенчыклар һәм утлар белән дә бизәгәннәр, баннерлар урнаштырганнар, кардан сыннар ясаганнар. Ерак түгел, шәһәр җитәкчелеге белән урынын килештереп, балалар өчен таучык та өеп куйганнар. Шулай итеп, чыршы микрорайонда яшәүчеләр белән бергә янәшәдә генә урнашкан сәүдә үзәге, кафега килүчеләргә дә бәйрәм кәефе бүләк итә.
Ә чыршыларны әле тагы өч урында урнаштырачак җәмгыять хезмәткәрләре. Шулай итеп, үз карамакларындагы йортларда яшәүче нурлатлыларга бәйрәмне ишегалларына ук китерә алар.