ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 1 гыйнвареннан Россиядә эксперимент башланып китәчәк. Аның кысаларында үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнар өчен “Һөнәри керемгә салым” дип аталучы махсус салым режимы кертелә. Эксперимент 4 пилот төбәгендә эшли башлаячак.

Галина Терентьева “Ел лидеры-2018” бәйгесендә җиңүче булды

Халыклар дуслыгы йорты директоры, “Бердәм Россия” партиясенең Егоркино башлангыч бүлекчәсе секретаре Галина Терентьева “Иҗтимагый инициатива» номинациясендә җиңү яулады.

Нурлат якташлар берлеге ТР прокуратурасы вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән районының балалар йортына барып Яңа ел белән котлады. Кунаклар балаларга бүләкләр тапшырды. Чара концерт белән дәвам итте.

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан игълан ителгән “Мин дөньяны ничек күрәм” бәйгесенең җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр.

Бүген “Нурлат-ТВ”ның төшерү төркеме Кыш бабай белән берлектә балаларга бүләкләр өләште.

Балалар юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, балалар һәм үсмерләргә үз-үзләрен юлларда куркынычсыз тоту күнемәләре булдыру максатыннан 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр “Кышкы каникуллар” акциясе үтә.

Шул көннәрдә “Форпост” үзәге әгъзалары халыкка мәгълүмат бирү максатыннан “Алкогольне законсыз сату очраклары турында хәбәр ит” акциясе үткәрделәр.

Татарстан Республикасы БТИсының Нурлат филиалыколлективы кичә тәрбиягә бала алган Каримовлар гаиләсендә 11 баланы Яңа ел белән котлады.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Нурлатта балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы программа әзерләнгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгече Венера Каняфина, районның селекция-нәсел службсы начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшин һәм «Нурлат сөте” хуҗалыгы баш бухгалтеры Алсу Шәйхетдинова “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсында җиңү яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International