ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

9нчы ТОС рәисе Александр Собольков 8нче мәктәп коллективы белән берлектә балалар өчен бәйрәм оештырды.

«Нурлат җылылык челтәрләре» 8(84345) 2-33-75

Тиздән Яңа ел, димәк өйдә чын бәйрәм атмосферасы тудырыр өчен менә дигән вакыт. Яңа елны яхшы кәеф белән каршы алыр өчен исә кайбер нәрсәләрне алдан ук кайгыртып куярга кирәк. Кирәкмәгән әйберләрдән котылыгыз, бүләкләрне матур төргәкләргә төрегез, тәрәзәләр һәм ишекләрне бизәгез, гирляндалар элегез.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Нурлатның “Спорт” паркында шәһәрнең төп чыршысы ачылды. Чарада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, Шамил Яһудин, Рәис Сөләйманов катнаштылар. Биредә төрле бәйгеләрнең җиңүчеләрен дә котладылар.

Бүген капиталь ремонттан соң «Грани» мәдәни-ял үзәге ачылды.

Бүген Нурлатта капиталь ремонттан соң поликлиника ачылды. Биредә ремонт эшләре май аенда башланган иде.

Бүген Урта Камышлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

14.00 − балалар арасында “Күңелле стартлар“(“Спорт” паркы).

15.00 -17.00 − “Күңелле стартлар“(“Спорт” паркы).

17.00 -18.00 – “Раштуа алды төне“ фольклор программасы, спорт ярышары (“Спорт” паркы).

Мамык авылының “Нефтьче” мәдәният йорты каршында, әйтерсең лә, Яңа ел патшалыгы хакимлек итә: 15 метрлы купшы чыршы тирәсендә кардан әвәләп куелган Кыш бабай белән Кар кызы фигуралары, бүрәнә боҗраларыннан ясалган эшләпәле Кар бабайлар инсталляциясе, “Өч дуңгыз” әкиятенең креатив геройлары бирегә килгән һәркемдә бәйрәм атмосферасы тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International