2019 елның 1 гыйнвареннан Россиядә эксперимент башланып китәчәк. Аның кысаларында үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнар өчен “Һөнәри керемгә салым” дип аталучы махсус салым режимы кертелә. Эксперимент 4 пилот төбәгендә эшли башлаячак.