ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кичә “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында бәрәңге казуга керештеләр.

Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Лидия Павловна Полукова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул көннәрдә Нурлатта үткән традицион музыкаль ярыммарафонда нурлатлылар да актив катнашты.

Шимбә көнне «УК «Татбурнефть» ООО Нурлат бораулау эшләре предприятиесенең 70 еллыгына багышланган футбол турниры үтте. Ә якшәмбе көнне ТР Беренчелеге кысаларында уен узды.

Шикәрчеләр микрорайонында яшәүче балалар янә “Шәһәрнең мәдәни мохиты” проекты кысаларында ишегалды уеннары белән танышу өчен җыелдылар.

“Көзге игелек атналыгы – игелекле эшләр эстафетасы ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре пенсионер Валентина Матросова янында булып, ярдәм күрсәттеләр.


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, сайлаучылар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелде.

Нурлатлыларның сайлауларда активлыгын район кураторы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков та билгеләп үтте.

Бу көнне район һәм шәһәрдә җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар да үтте.

Сайлаулар көнендә шәһәрдә яшәүче һәркем яңа “Безнең ишегалды” программасы кысаларында үз ишегалдын төзекләндерү буенча өстенлекле юнәлешләр турында да фикерен белдерә алды. Нурлатта барлык 16 сайлау участогында да бу уңайдан

анкеталаштыру оештырылган иде. Халыклар дуслыгы йортында урнашкан пунктта да халык анда зур кызыксыну белән катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International