Нурлат районының “Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” һәм “Форпост” активистлары бүген узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә инвалидларга һәм мохтаҗ ялгызларга сатып алган товарларын җәмәгать транспорты тукталышына кадәр күтәрешеп барырга ярдәм итте.
Бүген Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә сугышчы-интернационалист Рәис Һадиев, шулай ук Әфганстанда алган җәрәхәтләреннән тыныч вакытта вафат булган якташларыбыз истәлегенә көрәш буенча беренчелек үтә.
Бүген Нурлатта Инвалидлар декадасына багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Шәһәр гимназиясе укучысы Диана Кульметьева беренче тапкыр инә белән җепне кулына бала чагында, күпчелек кызлар кебек, курчакларына модалы киемнәр тегү өчен алган, моның белән җитди рәвештә исә күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. “Яшь дизайнер” түгәрәгендә өч ел гына шөгыльләнсә дә, югары уңышларга ирешкән инде ул. Күптән түгел генә “Ворлдскиллс” төбәк чемпионатының “Мода технологиясе” компетенциясендә беренче урын яулаган.
Бикколда яшәүче Рамил Сөләйманов өчен ел башында үзмәшгуль төшенчәсе билгеле дә булмаган әле. Әмма бүген инде ул үзмәшгульләр өчен тудырылган яңа программаның үзенчәлекләрен дә, өстенлекләрен дә яхшы белә.
Декабрьнең беренче көннәрендә традиция рәвешендә сәламәтлек мөмкинлелкәре чикләнгән кешеләр өчен декада игълан ителә.
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе партиянең 18 еллыгына багышланган Гражданнарны кабул итү көне үткәрделәр.
Быел волейбол буенча Нурлат шәһәре чемпионатында 6 команда – «РИТЭК», «НПБР», «КВиК», «НАТ», «ДЮСШ» и «ВБД» (хәрби хәрәкәтләр ветераннары) командалары катнаша. Уеннар әйләнә системасы буенча үтәчәк, җиңүчеләр плей-офф системасы буенча билгеләнәчәк.
Бүген, 29 ноябрьдә, Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте.
Гыйматдинов урамындагы кече фонтан урынының ничәмә еллар буш торуы шәһәрлеләрнең күпчелеген борчый килде. Бүген исә биредә урнаштырылган йөрәк формасындагы һәм “Нурлат” сүзе язылган яшел топиарий фигурасы ерактан ук игътибарны җәлеп итеп, үзенә чакырып тора. Күптән түгел генә куелса да, күпчелек нурлатлыларның фотоархивларында урын алырга өлгерде инде ул. Топиарий фигурасы шәһәр башкарма комитеты “Иң төзек торак пункт” грантында катнашып откан чаралары хисабына урнаштырылган.