Бар эштә дә алдынгы булырга

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Шәһәр гимназиясе укучысы Диана Кульметьева беренче тапкыр инә белән җепне кулына бала чагында, күпчелек кызлар кебек, курчакларына модалы киемнәр тегү өчен алган, моның белән җитди рәвештә исә күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. “Яшь дизайнер” түгәрәгендә өч ел гына шөгыльләнсә дә, югары уңышларга ирешкән инде ул. Күптән түгел генә “Ворлдскиллс” төбәк чемпионатының “Мода технологиясе” компетенциясендә беренче урын яулаган.

– Дөресен генә әйткәндә, җиңүче булырмын дип үзем дә көтмәгән идем, чөнки чемпионат масштаблы, көндәшләр көчле. Конкурс биремен алгач, хәлемнән килерме дип борчыла башладым. Аннан соң дулкынлануымны җиңеп, аны башкару эшенә керештем, – дип уртаклашты безнең белән Диана.

Конкурсның өч көне барышында катнашучыларга блузка, итәк тегәргә, брошь ясарга кирәк була. Барлык биремнәрне дә калганнардан тизрәк тәмамлап, Диана җиңүче исеменә лаек була. Беренче котлау сүзләрен ул, әлбәттә, остазы, технология укытучысы Наталия Кутузовадан ишетә. Кызның кул эшләре белән мавыгып китүендә нәкъ менә аның роле зур була.

– Барысы да конкурска топиарий ясаудан башланды, аннан соң тагын да катлаулырак эшләнмәләргә күчтек. Хәзер, мәсәлән, олимпиаданың муниципаль этабына әзерләнү өчен, киемнәр коллекциясе әзерлибез. Диана бик тырыш һәм сәләтле, өлкәннәрнең киңәшләренә колак сала белә, – дип үз шәкерте турында сөйләде Наталия Кутузова.

Әлбәттә, тырыш хезмәт куйганда, даими әзерләнгәндә генә мондый нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, Яраткан мавыгуы күп вакыт алса да, Диана укуда да алдынгы – көндәлегендә гел бишлеләр генә. Узган ел Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеген уңышлы тәмамлаган. Хәзерге вакытта 9нчы сыйныфта укый, алда – дәүләт имтиханнары. Яраткан шөгыле һәм укуына вакыт табу өчен, Диана көнен дөрес бүләргә өйрәнгән: башта өй эшләрен башкара ул, аннан соң кул эшләренә утыра, кич белән имтиханнарга әзерләнә. Буш вакыты килеп чыгуга ук тегүенә ябыша: Яңа елга әбисенә бүләк әзерли.

Кызның әти-әнисе әлеге мавыгу Дианага киләчәктә кирәк булачак дип саный. “Диананың уңышларына бик шатланабыз. Әле кайчан гына кечкенә иде, хәзер инде үсеп җитте, үзалдына максатлар куя һәм аларга ирешә дә, – диләр горурлык белән Михаил һәм Миләүшә Кульметьевлар. – Ә тегә белү осталыгы һәрчак кирәк, эшсез калмас”.

Хәзер Диана “Ворлдскиллс” илкүләм чемпионатының чираттагы этабына әзерләнә – киләсе елның язында Ивановода аның сайлап алу туры үтәчәк, анда кыз Татарстан җыелмасы составында республика данын яклаячак. “Без җиңүгә генә өмет тотабыз!” – диде әңгәмәбез ахырында Наталия Кутузова. Кем белә, бәлки, якын киләчәктә без Диана турында илкүләм чемпионат җиңүчесе буларак язарбыз, хәзер исә без аңа уңышлар телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International