Гыйматдинов урамындагы кече фонтан урынының ничәмә еллар буш торуы шәһәрлеләрнең күпчелеген борчый килде. Бүген исә биредә урнаштырылган йөрәк формасындагы һәм “Нурлат” сүзе язылган яшел топиарий фигурасы ерактан ук игътибарны җәлеп итеп, үзенә чакырып тора. Күптән түгел генә куелса да, күпчелек нурлатлыларның фотоархивларында урын алырга өлгерде инде ул. Топиарий фигурасы шәһәр башкарма комитеты “Иң төзек торак пункт” грантында катнашып откан чаралары хисабына урнаштырылган.