Бүген Нурлатта район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлекләре мәсьәләсе буенча утырыш үтте.
Бу көннәрдә Нурлат районының муниципаль хезмәткәрләре Татарстан Республикасы торак-коммуналь хезмәткәрләре Спартакиадасында катнаша.
Иртәгә, 29 ноябрьдә, 16.00дән 17.30га кадәр Совет урамында “Тоннель” профилактик операциясе үтәчәк.
Бүген, 28 ноябрьдә, район Җәмәгать советының чираттагы утырышы үтте.
Россия Пенсия фондының Нурлат шәһәре (районара) идарәсе хәбәр бирә, гражданнар иминиятләштерүчене сайлау мөмкинлегеннән 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.
Нурлат шәһәре 2020 елда кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру өчен иң яхшы проектларга Бөтенроссия конкурсында катнашачак.
Бу көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең 18 еллыгы уңаеннан Нурлат җирле бүлекчәсендә Гражданнарны кабул итү атналыгы үтә: төрле дәрәҗәдәге депутатлар кабул итүләр үткәрә, нурлатлылар катнашында төрле чаралар оештырыла.
Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге “Демография” илкүләм проекты кысаларында пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча оештырган курсларда укулар төгәлләнде – шул көннәрдә Владимир Казаков, Анатолий Тихонов һәм Геннадий Артемьевка “автомобильләр ремонты буенча слесарь” белгечлекләре буенча таныклыклар тапшырылды.
“Иң яхшы комбайнчы-2019” республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Конкурс комбайнчы һөнәренең престижын, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алуны арттыру максатыннан ел саен үткәрелә.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузил Гыйләҗев, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева катнашында “Безнең ишегалды” проектын тормышка ашыруның барышы турында” түгәрәк өстәл булды.