Кичә шәһәрнең 1нче урта мәктәбе укучылары остазлары Владимир Малыгин һәм Алмаз Әхмәтҗанов берлектә мөһим миссия белән Урта Камышлы мәктәбендә булдылар. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узса да, районның йөзләгән гаиләсе сугыштан әйләнеп кайтмаган туганнарының язмышын әле дә белми.
Ватаннан читтә бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне алдыннан шәһәр Мәдәният сараенда Батырлык дәресе үтте.
Танылган рәссам Константин Васильевның "41нең парады" дип аталган эше Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче "55+" хатын -кызлар клубы әгъзаларында зур кызыксыну уятты.
Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең яшь футболчылары Самара өлкәсенең Чаллы Башы районында А.Т.Иванов истәлегенә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.
13 февральдә Нурлат шәһәрендә "Тиенкәй" балалар бакчасында "Мин һәм минем гаиләм ГТО стартында" дип аталган чара узды.
Бу хакта бүген, 13 февральдә, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәргән эшче киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәдә "Чиста су" төбәк проекты кысаларында Чулпан торак пункты янында урнашкан Чирмешән чыганагында суалгыч системасын проектлау хакында сөйләшенде.
Бүген, 13 февральдә, Пенсия фонды идарәсенең Нурлат районара идарәсе 2019 ел эшчәнлеге буенча йомгаклау утырышы үткәрде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, Татарстан Пенсия бүлегенең үләүләрне оештыру бүлеге начальнигы Ирина Янгулова катнаштылар.
Шәһәрнеә 9нчы урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен традицион парламент дәресе ике мөһим датага - ТАССР оешуның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Шимбә көнне авылда төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында төрле категорияләрдә чаңгы ярышлары узачак.
"Грани" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Батырлык дәресе хәрби - патриотик айлык кысаларында узды.