Танылган рәссам Константин Васильевның "41нең парады" дип аталган эше Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче "55+" хатын -кызлар клубы әгъзаларында зур кызыксыну уятты.
Очрашу совет рәссамының тормышы һәм ибатына багышланган иде. Кыска гомерле булуына карамастан, ул үзеннән соң бик күп кызыклы һәм эчтәлекле эшләр калдырган.