Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең яшь футболчылары Самара өлкәсенең Чаллы Башы районында А.Т.Иванов истәлегенә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.Турнирда Самара, Чирмешән районы командалары катнашты. Нурлатның 2006-2007 һәм 2008-2009 елгы яшүсмерләр командалары ике төркемдә дә җиңү яуладылар. Футболчыларны ярышларга тренерлары Юрий Никитин, Шамил Тюкаев һәм Айрат Гатаулли әзерләгән.