Нурлат районында яңа суалгычны проектлау буенча эшләр башланды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

 Бу хакта бүген, 13 февральдә, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәргән эшче киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәдә "Чиста су" төбәк проекты кысаларында Чулпан торак пункты янында урнашкан Чирмешән чыганагында суалгыч системасын проектлау хакында сөйләшенде. Киңәшмә эшендә Респрубликаның газификация фонды, "Линда" проект оешмасы һәм "Промочистка" вәкилләре катнашты.

- Безнең бурыч - районның һәр кешесен сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү, - диде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International