Укуларын югары уку йортында дәвам итәргә җыенучы 11 сыйныф укучыларына, әлбәттә, вузга керү өчен имтиханнар сайлап, тиешле БДИны бирергә кирәк булачак, дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында.
Татарстанда гади булмаган икътисадый ситуациядә калган предприятиеләргә федераль һәм республика ярдәм чараларын тормышка ашыру бара.
Бер тапкыр биреләчәк ун мең сумлык түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга туры килә.
Хәзер халыкка өйләреннән читтә йөрү өчен цифрлы смс-пропуск һәм эш урыннан белешмә кирәк булмаячак. Бу - коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле кертелгән чикләүләрдән чыгуның беренче адымнары гына.
Бүген, 13 майда, 73нче янгын частенда инженер-инспекторлар составы белән киңәшмә узды.
Нурлат электр челтәрләре 14 майда кулланучыларга электр энергиясен планлы рәвештә өзеп тору турында хәбәр итә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт кошларын үстерү сезоны башлану белән тәүлеклек һәм үскән чебиләргә сорау арта.
3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар.
Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов Зирекле авылында яшәүче Рафик Хамзинны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлалды, "ТАССР оешуга 100 ел" истәлек билгесен тапшырды, шәулай ук район җитәкчелегенең, Татарстан Республикассының Агросәнәгать комплексы ветераннар советы исеменнән котлады, бүләкләр тапшырды.
Татарстан мәктәп укучылары, аграрийлар, 3 яшьтән алып шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган яшьләр һәм АПК өлкәсе эшкуарлары халыкара дәрәҗәдәге фермерлар булу мөмкинлегенә ия булачак.