Орлык – мул уңыш нигезе

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Орлыгың сыйфатлы булганда гына мул уңышка исәп тотарга була – моны һәркем яхшы белә. Хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек финал сызыгына якынлашып килгәндә орлыкларны тәҗрибәле белгечләрдән тикшертеп алу исә  аларның сыйфатын билгеләү белән бергә чәчү эшләре вакытында нәрсәләргә зуррак игътибар юнәлтергә кирәклеген дә ачыкларга ярдәм итә. 
“Россельхозцентр” ФДБУсы филиалының Нурлат районы бүлегендә бу көннәрдә сабан культуралары орлыкларына чәчү алды тикшерүе үткәрүне төгәлләп киләләр инде. Көздән салынган орлык үрнәкләре  бер тапкыр белгечләр кулы аша узган булса да, чәчү алдыннан орлыкларга тагы бер кат тикшерү үткәрү аларның ничек кышлавын билгеләргә, чәчүлек сыйфатын билгеләргә ярдәм итә.
–    Район буенча көздән план буенча каралган  5950 тонна урынына  6171 тоннадан артыграк сабан культурасы орлыгы әзерләнде. Чәчү алды тикшерүен әле гыйнвар азагыннан бирле алып барабыз. Бу көннәрдә эре хуҗалыклардан китерелгән орлыкларны тикшерүне төгәлләп киләбез инде, – дип эшләрнең барышы белән таныштыра  бүлек җитәкчесе Рөстәм Шәйдуллин. – Орлыкларның сыйфаты начар түгел. Шытучанлыклары уртача 90-92 процент тәшкил итә, ГОСТ таләпләренә җавап бирә. 
Бүлектә чәчү алды  тикшерүе вакытында орлыкларга   20ләп параметр буенча анализ ясала. Биредә аларның дымлылыгы, чисталыгы, массасы билгеләнә,  төрле авырулар белән зарарлануына, карантинлы чүп үләннәренә һәм башкалар буенча  тикшерүләр үткәрелә. Тикшерүдән соң исә һәр орлык партиясенә сынау беркетмәсе, фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре күрсәтелгән документ бирелә. Соңгысы  хуҗалык агрономнарына бөртекләрнең чәчү тирәнлеген билгеләү, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү чараларын ачыклау, чәчү нормасын исәпләү буенча киңәшләрне үз эченә ала. 
Чәчү алды тикшерүе – бүлектә хезмәт куючы җитәкче Рөстәм Шәйдуллин, баш агроном Елена Максимова, 1 категорияле агрономнар Венера Рыскулова һәм Ольга Ананьевадан торган зур булмаган коллектив хезмәтенең бер этабы гына. Моннан тыш, алар уҗымнарның торышын контрольдә тоту, вегетация чоры дәвамында  чәчүлекләрнең фитосанитар торышын күзәтеп, тиешле рекомендацияләрне бирү, аларда төрле авырулар һәм корткычларның таралуына юл куймау һәм башка шундый юнәлешләр буенча шактый күләмле һәм мөһим эш башкаралар.  
Коллектив исә бу көннәрдә фермер хуҗалыкларыннан  китерелгән орлык үрнәкләрен тикшерү белән мәшгуль булачак. Хуҗалыкларда орлык яңарту, техник культуралар орлыклары кайтару эше  актив бара, ә районга  кертелгән һәр орлык партиясе бүлек белгечләренең җентекле тикшерүе аша уза. Коллективның төп бурычы  районда фитосанитар хәлнең имин һәм тотрыклы булуын тәэмин итү бит. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International