Нурлат районында БДД буенча комиссия утырышында 2024 елның 4 аендагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Район Советы бинасында Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Ул Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендә узды.

Утырышның көн тәртибендә 4 төп мәсьәлә бар иде. Беренчесе буенча Нурлат районы буенча ЮХИДИ башлыгы Ринат Паймурзин чыгыш ясады, ул агымдагы елның 4 ае йомгаклары буенча аварияләр белән бәйле очракларны анализлау турында сөйләде.

Аннары район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина районның гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләре арасында балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча профилактик чаралар турында сөйләде.

Пассажирлар һәм мәктәп транспорты куркынычсызлыгын оештыру, автобуслар белән идарә итүгә йөртүчеләрне кертүне контрольдә тоту турындагы сорауга Нурлат АТП генераль директоры Идрис Кәримов җентекләп җавап бирде.

Биредә район халкынан «Халык контроле» системасы аша алынган гаризалар турында да фикер алыштылар.

Утырыш бүләкләү белән тәмамланды: балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга зур өлеш керткән район педагогларын рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International