Нурлатта патриотик конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Хәтер һәм Дан мемориаль комплексы территориясендә Җиңү көненә багышланган конкурсларны бүләкләү тантанасы булды.

Биредә «Гаиләмнең тыл хезмәтчәннәре» Бөтенроссия гаилә хәтер акциясенең муниципаль этабы, «Балалар белән Мәңгелек ут рәсеме ясыйбыз» Бөтенроссиякүләм гаилә иҗаты конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын грамоталар һәм истәлекле призлар белән билгеләп үттеләр. Конкурсларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Нурлат муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы бергәләп оештырды. Биредә Татарстан ветераннары арасында «Балкыш»VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары бүләкләнде.

"Бу конкурсларның барысы да Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. Аларда шәһәр һәм районның гомуми белем  һәм мәктәпкәчә учреждениеләреннән 360ка якын бала катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең «Ветеран» хоры быел да «Балкыш» фестивалендә җиңүгә лаек булды, анда алар 8нче тапкыр катнашалар һәм бу аларның 7нче җиңүе»,-дип сөйләде Нурлат муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова.

Бүләкләнүчеләр арасында Төрнәс мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Дарья Лазарева да бар иде.

"Конкурска без кул эше әзерләдек, монда Мәңгелек утны сурәтләдек. Мин иҗат белән шөгыльләнергә бик яратам, шуңа күрә конкурста катнашу минем өчен кызыклы булды», – дип уртаклашты ул. Бу көнне Дарьяны «Балалар белән Мәңгелек ут рәсеме ясыйбыз» конкурсының «Кул эшләре»номинациясендә 1 урын өчен грамота һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләп үттеләр.

«Светлячок» балалар бакчасына йөрүче Морат Җәләлов та Конкурска иҗади рәвештә якын килгән. Ул тәрбиячеләре белән бергә Нурлаттагы Хәтер һәм Дан мемориаль комплексының картон күчермәсен ясаган. Бүләкләү көнендә дә конкурс призерлары арасында ул да  бар иде.

Мәктәп укучылары «Минем гаиләмнең тыл хезмәтчәннәре» конкурсында да кызыклы һәм эчтәлекле эшләр тәкъдим иттеләр. Әйтик, 1нче мәктәп укучысы Злата Волкова үзенең проект эшендә дәү әнисенең тылда Җиңүне якынайтырга ярдәм итүе турында сөйләде. Үз эше белән кыз 3нче урынны ала.

Бүләкләү тантанасын «Ветеран» хоры башкаруындагы сәнгать номерлары бизәде, ә яшь буын вәкилләре аларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышлар белән дә ярдәм иттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International