Нурлат Тәгълим үзәге активистларына Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүләкләрне җирле бүлек җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова кичә, 15 майда, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә узган конференция вакытында тапшырды.

Әлфия Салих кызы үзенең чыгышын 2024 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар дөньясында игълан ителгән шәхесләр елына багышлады. Ул Нурлат районының күренекле дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, аның күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде. Аның эшләре һәм мирасы якташлары арасында дәвам итәр дип өметләнүе җиткерде. 

Әлфия Салих кызы үсеп килүче буынны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен, мәдәниятьне, традицияләрне саклау өчен мәгариф үзәгенең өч буын мөгаллимнәренә – Гөлсирә Мөхәммәтова, Земфира Мортазина һәм Алсу Усмановага рәхмәт йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International