Нурлатта « Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы узды

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Шәһәр Мәдәният сарае Шәҗәрә фестивален үткәрү мәйданчыгына әверелде.

Җиңүче исеме өчен алты гаилә командасы – Минһаҗев-Сатдаровлар, Гыйльфановлар, Закировлар, Сандрюхиннар, Борзовлар һәм Савельевлар көрәште.

Фестивальнең муниципаль этабы программасы ике блоктан торды: "Таныш булыгыз - гаиләм, нәселем!».

Беренче блок кысаларында Мәдәният Сарае фойесында бай күргәзмә оештырылды, анда катнашучылар сакланган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә истәлекләрен, шулай ук милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Гыйльфановлар Коръәннең 1904, 1918 елгы борынгы басмаларын, шәмаилиләрне алып килгәннәр.

"Гыйльфановлар нәселе бик дини, белемле булган. Без-дүртенче буын вәкилләре. Ата – аналарыбыз безгә ата-бабаларыбыздан бай мирас тапшырып калдырды, балаларыбыз да киләчәктә аларга хөрмәт белән карарлар дип уйлыйбыз», - дип уртаклашты Рузилә Гыйльфанова.

Борзовларның жюри игътибарын узган гасырның 50 нче елларында ук тегелгән борынгы киемнәр, Сандрюхиннарның чуаш орнаменты белән чигелгән тастымаллар җәлеп итте. Бу гаилә командасының иң өлкән вәкиле-97 яшьлек тыл хезмәтчәне Елизавета Павловна Сенькина күлмәк һәм милли чигүләр белән алъяпкыч кигән, аларны ул үзе яшь чагында теккән һәм ыргак белән бәйләгән.

Әлбәттә инде, барлык күргәзмәләрнең бизәге һәм төп атрибуты нәсел шәҗәрәләре булды.

Минһаҗев-Сатдаровлар быел конкурста икенче тапкыр катнаштылар. Ике ел элек алар муниципаль этапта 2 нче урынны яулаганнар иде.

"Без ул вакытта төзегән шәҗәрәбез биш буын вәкилләрен үз эченә ала иде. Быел без тагын Гыйззәтуллиннар тармагын – ирем ягыннан туганнарны өстәдек. Ике ел без борынгы бабаларыбыз турында мәгълүматны җентекләп җыйдык. Татарстан Республикасы Дәүләт архивына запрослар җибәрдек, алардан алынган белешмәләргә, «Ревизия язмалары»ннан өземтәләргә нигезләнеп, без сигезенче буын бабаларыбыз турында мәгълүматлар таптык», – дип уртаклашты Эльвира Минһаҗева.

Фестивальнең икенче этабы Мәдәният Сарае сәхнәсендә узды. Биредә һәр команда үзенең визит карточкасын тәкъдим итте: «Таныш булыгыз - минем гаиләм, минем нәселем!", аның кысаларында матур концерт программасы белән үзенең шәҗәрәсен, традицияләрен тәкъдир итте.

Гаилә командаларының чыгышларына Казаннан килгән компетентлы жюри бәя бирде.

« Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивале 2019 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу вакыт эчендә катнашучылар саны 10 меңнән артып китте. Елдан-ел катнашучылар саны арта, чыгышлар тематикасы җәмгыятебезнең хәзерге тормышына нигезләнә. Шунысы куандыра, безнең гаиләләр чын гражданнар тәрбияли, СВОга ярдәм итә. Нурлат районы безне патриотизм һәм рухы белән гаҗәпләндерде», - дип билгеләп үтте “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" дәүләт бюджет учреждениесе директорының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча урынбасары Людмила Кузнецова.

Ике этап нәтиҗәләре буенча Закировларның гаилә командасы җиңү яулады. Алар Шәҗәрә фестиваленең зона этабында безнең районны тәкъдим итәчәк.

Икенче урында-Минһаҗев-Сатдаровлар, өченчедә – Сандрюхиннар.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылды.

Калган гаилә командаларына бүләкләр тапшырылды, аларны район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Лилия Андарова тапшырды.

«Үсеп килүче буынны ата-бабаларыгызның истәлеген хөрмәтләргә, аларны туган телгә өйрәтергә, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен сакларга өйрәтүегез өчен рәхмәт», - диде ул барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International