Эколог мәктәп укучыларына планетаны саклау кагыйдәләре турында сөйләде

2025 елның 1 феврале, шимбә

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева чираттагы экология дәресен үткәрде.

Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә экология темасына традицион сәгатьләрне Нурлат районының баш экологы Венера Мингалиева үткәрүен дәвам итә.

Бу юлы ул «Планетабызны саклыйк» дип исемләнгән дәресен беренче сыйныф укучылары белән үткәрде. 2нче шәһәр мәктәбенең 1а сыйныфы укучылары глобаль проблеманы өйрәнү белән бик кызыксындылар.

 

"Кечкенә булуларына карамастан, беренче сыйныф укучылары туган якны, димәк, тулаем экологияне сакларга кирәклеген бик яхшы аңлыйлар. Кызлар һәм малайлар минем чыгышымны кызыксынып тыңлап кына калмадылар, ә үзләре дә әйләнә-тирә мохитне чисталыкта тотарга мөмкинлек бирә торган алымнар тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, алар гаиләләрендә чүп җыю ничек барганын сөйләделәр. Кемдер азык калдыкларын кошларга ашата, икенче гаиләдә чүпне аерып җыю кагыйдәсе бар. Берәүләр уртаклаша, икенчеләре тыңлый, ә бергәләп алар экология турындагы белемнәрен тулыландыра», – диде Венера Мингалиева.

Традиция буенча, дәрес ахырында Венера Гамировна укучыларга бүләкләр – экология турында китаплар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International