Быел алар Җиңүнең 80 еллыгына һәм геройның тууына 101 ел тулуга багышлана.
Җепшек һава торышы да туган авылы Иске Чаллыда Советлар Союзы Герое Николай Синдряков истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышларын уздыруга комачауламады. Оештыручылар бу юлы да чаңгы ярышларын югары дәрәҗәдә уздыру һәм катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен күп көч куйдылар.
Быел ярышлар 58нче тапкыр узды. Традиция буенча чара Николай Синдряков хөрмәтенә тантаналы митинг белән ачылды, тагын бер тапкыр аның батырларча сугышчан юлын искә алдылар, геройны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова, Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Савинова, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлеге җитәкчесе Ришат Сафиуллин сәламләде. Ришат Рәшит улы Иске Чаллы халкына актив волонтерлык эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм мәктәп укытучысы Любовь Живодеровага Рәхмәт хатын тапшырды. Чаңгы спорты ветераны Илгис Сафин шулай ук мәктәп коллективына истәлекле бүләк – үз куллары белән ясаган Татарстан гербын тапшырды.
Чаңгы ярышларын спорт ветераннары ачты. Аннары ярышларның иң мавыктыргыч өлеше – мәктәп командалары арасында эстафета башланды. Эстафетада кызлар һәм егетләр командалары катнашты. Укучылар ата-аналар, авылдашлар, сыйныфташлар ярдәме белән дистанцияне үттеләр. Нәтиҗәдә кызлар арасында беренче урынны Вероника Порфирьева, София Тугасева, Елизавета Домаркас һәм Алина Савадерова составындагы команда алды. Егетләр арасында беренче урында – Арсений Гаврилов, Иван Ватранов, Глеб Тугасев һәм Кирилл Макаров.
Өлкәннәр арасында шәхси узышларда да җиңү өчен җитди көрәш барды, алар арасында Татарстанның күрше районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән дә катнашучылар шактый иде.
Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, грамоталар, медальләр, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар билгеләп үтүенчә, быел да ярышлар иганәчеләрнең зур ярдәме белән узды. Шулай ук чаңгы ярышлары нәтиҗәләре ГТО комплексы нормативлары буларак исәпкә алынды.