Фонд вәкилләре әлеге миссияне ул оешкан вакыттан - 2024 елның сентябреннән тормышка ашыра. Бу юлы да алар сугышчыларның гаризаларын үтәп кенә калмаганнар, шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә, Луганск хәрби госпиталенә, балалар йортына гуманитар йөк, шул исәптән районның волонтерлык хәрәкәтләре тапшырган ярдәмне дә алып барганнар.
- Без Белгород өлкәсендә булдык, «Төньяк» гаскәрләре төркеменең заявкаларын үтәдек, Луганск өлкәсендә һава-десант гаскәрләренең 106 нчы дивизиясенә, 37нче полкка гуманитар йөк тапшырдык, - дип уртаклашты фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин. «Көнчыгыш» ирекле штурм батальоны, 3 нче разведка бригадасы, 506, 1291, 268, 430, 33нче полк сугышчыларына да гуманитар ярдәм илттек. Шулай ук Запорожье өлкәсендәге 247 һәм 1455 нче полкларда булдык. Херсон өлкәсендәге 17 нче танк һәм 1233нче полкка фондтан - «Нива» машинасы һәм «Урал» мотоциклы, Нурлатның чик буе гаскәрләре берлегеннән «Иж» мотоциклы алып бардык.
Гуманитар конвой кысаларында сугышчыларга чылбырлы платформалар илтү традициягә әверелгән инде, бу юлы алар 9 танкетка алып барганнар. Һәркайсына махсус хәрби операциядә сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз исеме бирелгән.
Сугышчылар волонтерларның килүен көтеп ала, мондый очрашулар аларны илһамландыра, тылларының ныклы һәм ышанычлы булуына өмет уята. Фонд вәкилләре исә, үзләренең гуманитар бурычларын тулы күләмдә үтәгәннән соң, берничә очрашу да үткәрергәннәр. Мәсәлән, Лисичанскида алар Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән очрашканнар.
– Фәнил Әнвәрович канцелярия һәм хуҗалык товарлары, сугышчыларыбызга бу катлаулы чорда ярдәм күрсәтүләре һәм актив гражданлык позицияләре өчен район башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев, «Барысы да җиңү өчен. Нурлат» һәм «Ярдәм» фондларына, рәхмәт сүзләре җиткерде. Даими гуманитар ярдәм күрсәтүебез өчен рәхмәт сүзләрен легендар командир, Батырлык ордены кавалеры, Зомби позывнойлы Россия героеннан да ишеттек. Елка позывнойлы Россия Герое белән очрашу барышында фронтның нәрсәгә ихтыяҗ кичерүе турында сөйләштек, - дип сөйләде Ришат Сафиуллин. Очрашулар барышында гуманитар сәфәр вәкилләренә хәрби частьләр командованиеләренең Рәхмәт хатлары, Кораллы Көчләр һәм «Патриот» хокук саклау органнарына ярдәм фондының «Гражданлык батырлыгы өчен» медальләре тапшырылган.
Сәфәрләре барышында гуманитар төркем вәкилләре дивизия командиры урынбасары озатуында 20нче мотоукчылар дивизиясенең оператив идарә команда пунктында һәм алгы сызыкта да булганнар.
– Мондый сәфәрләр сугышчыларның нинди кырыс шартларда катлаулы хәрби бурычларны үтәүләрен, батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтүләрен күзалларга мөмкинлек бирә, - диде фонд җитәкчесе.