Биккол авылында капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә гидротехник корылма ачылды

2024 елның 6 октябре, якшәмбе

Буага капиталь ремонт Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.

Бүген Нурлат муниципаль районының Биккол авылында гидротехник корылманы, буаны ачу тантанасы булды. ГТСка капиталь ремонт Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2024 елга «Су басулардан һәм башка тискәре йогынтылардан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында башкарылган.

Сулык авылның үзәгендә урнашкан, халык аны «Урта күл» дип атый. Бер гасырларлык тарихы булган күл соңгы елларда саеккан, халык җыеннарда бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәргән. Һәм ГТСка капиталь ремонт ясау барлык авыл халкы өчен мөһим вакыйгага әверелде. Объектны ачуга авыл халкы гына түгел, башка шәһәрләрдә яшәүче якташлары да җыелды. Аларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, шулай ук Биккол авылында туып-үскән, 2023 елга кадәр районыбызны җитәкләгән Смоленск өлкәсе вице-губернаторы Алмаз Әхмәтшин да котлады.

"Барлык авыл халкын котлыйм. Бу объектка зур көчләр салынган. Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, экология министры Александр Валерьевич Шадриковка, Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинга рәхмәт, аның тырышлыгы белән объект капиталь ремонт программасына, шулай ук подряд оешмасына кертелде», – диде Дамир Азат улы.  Ул подряд оешмасы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, шулай ук актив авыл халкына рәхмәт хатлары тапшырды.

Алмаз Әхмәтшин да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде. 

"Сулык әле озак еллар авыл халкына хезмәт итсен, ә аның яры матур, төзек паркка әверелсен", - диде ул.

Сүз уңаеннан, бикколлылар паркның нигезен инде салганнар, күлнең бөтен периметры буйлап дистәләгән үсентеләр утыртканнар. Бүген мәртәбәле кунаклар да исемле агачлар утырттылар.

Капиталь ремонт буенча 30 млн. сумлык эшләрне «Амальстрой Плюс» җаваплылыгы чикләнгәгн җәмгыяте подряд оешмасы башкарган. Предприятие директоры Фәнис Галимҗанов билгеләп үткәнчә, төзүчеләр эшкә гыйнвар башында керешкәннәр, алар сулык төбен чистартканнар һәм буаны тирәнәйткәннәр – 76 мең кубометр ләм чыгарганнар. Биредә 3 экскаватор, 2 бульдозер һәм 6-7 үзбушаткыч эшләгән. Эшләр сентябрь башында төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International