Тәүлекнең караңгы өлеше җитү белән ишегалларында, тәрәзәләрдә төрле төстәге, якты иллюминация җемелди башлый.
- Һәркем Яңа ел конкурсында катнаша алсын өчен, без аны быел да ике номинация буенча уздырабыз. Беренчесе кысаларында берәүләр ишегалларын бизи, икенчесе – тәрәзәләрне, анда гадәттә ялгыз өлкән кешеләр катнаша, - ди Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.
Авыл халкы, конкурска әзерләнеп, бөтен фантазияләрен тормышка ашыра. Илюткинода, мәсәлән, Волковлар, Федоровлар гаиләләре ишегалдын иллюминация, фигуралар белән бизәп кенә калмадылар, ә яшел чыршыны да, өстәл дә куйдылар. Бәйрәм көннәрендә монда күршеләре белән җыелачаклар. Бикүледә дә Ибәтуллиннар, Сәлаховлар, Гыйльфановлар, Әһлетдиновлар һ.б. ишегаллары төрле төстәге утлары һәм кар фигуралары белән ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Зәмзәмия Гыйльфанова, аңа 71 яшь, ялгызы гына яшәсә дә, бәйрәм мәшәкатьләреннән читтә калмаган, йортын гына түгел, бакчадагы агачларны һәм куакларны да төрле төстәге утлар белән бизәгән.
Быел Бикүле үзәгендәге «Туган авылым» паркы аеруча бәйрәмчә күренә. Аны бизәү өчен генә дә 800 метр чамасы электр гирляндасы киткән, монда ук кар сыннары да урнашкан. Быел парк уртасында ачылган авыл йорты бәйрәмнәр чорында Кыш бабай резиденциясенә әверелде: эчтә чыршы куелды һәм бизәлде, мичтән төтен чыга, шуңа күрә килүчеләр монда кереп чәй белән сыйлана алачак.
Әлбәттә, төп бәйрәм чаралары уза торган мәдәният йорты да авылдашларын төрле төстәге утлар белән каршы ала.
Берничә ел рәттән биредә Теләкләр чыршысы куела. Авыл мәктәбе укучыларының теләкләрен Алсу Шакирова, җирле эшмәкәрләр, авылдан читтә яшәүче авылдашлары бик теләп үтиләр. Ә Бикүле һәм Илюткино мәктәпләре укучылары Алсу Шакировадан һәм авыл җирлеге Советы депутаты Илназ Җамалетдиновтан татлы бүләкләр дә алалар. Ишегалларын һәм тәрәзәләрне иң яхшы бизәү конкурсында җиңүчеләрне Яңа ел төнендә бүләкләячәкләр.