Район һәм шәһәр Башлыгы Дамир Ишкинеевның Яңа ел котлавы

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

Күптән көтелгән һәм шатлыклы бәйрәм – Яңа ел килә. 2024 ел тәмамлана, әмма ул китергән тәҗрибә, казанышлар һәм җиңүләр безнең хәтердә калачак. Ел динамикалы, катлаулы, вакыйгаларга бай булды. Шуңа күрә барлык нурлатлыларга да рәхмәт белдерәсем килә, чөнки уйланганнарның күбесе тормышка ашты. Районда яңа объектлар барлыкка килде, коммуналь һәм социаль мәсьәләләр хәл ителде, без бергәләп массакүләм чаралар уздырдык, махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм иттек һәм моны эшләүне дәвам да итәбез.

Кадерле дуслар! Алда безнең масштаблырак планнар. Без аларны бергә, бердәм һәм көчле булсак тормышка ашыра алачакбыз.

Киләсе елда сезне шатлык һәм сәламәтлек, оптимизм озата барсын, теләкләрегез тормышка ашсын! Өйләрегездә тынычлык, иминлек, бәхет, энергия һәм яхшы кәеф хөкем сөрсен. Киләсе ел безгә районыбызны үстерү өчен көч, уртак максатларга ирешү өчен мөмкинлекләр бирсен, җиргә тынычлык китерсен!

Яңа 2025 ел белән!

Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International