"Татнефть”тә һөнәри бәйрәмне гаилә бәйрәме итеп билгеләп үтү традициягә әйләнде

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Бу бәйрәм алар өчен зур әһәмияткә ия: гаилә башлыгы Николай Геннадьевич - нефтьчеләр династиясеннән.

– Әтием «Нурлатнефть» НГДУсында токарь булып эшләде, – диде ул. - Хәзер «Татнефть» компаниясендә кыз туганым да ңезмәт куя.

 

Николай Евграфов биредә 19 ел эшли инде. Бу тармакта хезмәт куярга балачактан хыялланган, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск нефть техникумына укырга кергән. «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә беренче адымнарын нефть чыгару буенча оператор - обходчы булып башлый ул. Әмма яшь белгеч киләчәкнең  югары квалификацияле белгечләрдә икәнлеген аңлап алып, политехника институтка укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый һәм бүген югары үзлектәге нефть чыгару цехының нефть һәм газ чыгару буенча идарә пульты диспетчеры булып эшләвен дәвам итә.

- Диспетчерның бурычлары бик күп. Бу технологияне һәм суны катламга кертүне контрольдә тоту, скважиналардан һәм ЦДНГ объектларыннан мәгълүмат җыюны, эшкәртүне һәм тапшыруны гамәлгә ашыру, цех объектларында аварияләрне бетерү эшләрен оештыру һәм башкалар. Аларны Николай Геннадьевич югары профессиональ дәрәҗәдә башкара, - ди аның турында югары үзлектәге нефть чыгару цехы начальнигы Рамил Хәйруллин.

Предприятие җитәкчелеге дә аның эшкә җаваплы карашта  билгеләп үтә: традиция буенча «Ак Барс» спорт Үзәге территориясендә узган бәйрәм чарасында Николай Евграфов бүләкләнүчеләр арасында булды. «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте алдындагы казанышлары, югары профессионализмы өчен ул компаниянең генераль директорының Рәхмәтенә лаек булды.

Гомумән, бу көнне тармакның күп кенә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын билгеләп үттеләр. Мәсәлән, нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүе өчен ветераннар Салават Әхмәтов һәм Рәфкать Галимовны «Татарстан нефтен эшкәртә башлауга 80 еллыгы уңаеннан» юбилей медале белән бүләкләделәр, производство хезмәте күрсәтү буенча электр-газ белән эретеп ябыштыручы Руслан Гавриловка һәм ЦКППНның әйдәп баручы инженер-технологы Роберт Ярушкинга «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең Мактаулы нефтьчесе” исеме бирелде.

Монда ук «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләре Мактау грамотасына, шулай ук «Татнефть» генераль директорының Рәхмәт хатына, "Татнефть" профсоюз комитетының мактау билгесенә һәм Рәхмәт хатына һәм башка бүләкләргә лаек булдылар. Бүләкләү тантанасы мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Алар арасында 2003-2019 елларда «Нурлатнефть»не җитәкләгән тармак ветераны Илгиз Салихов та бар иде. Бәйрәмдә ул тормыш иптәше белән бергә катнашты.

- Нурлатны сагынып кайттым хисе белән килдем. Коллегалар белән очрашасы, сөйләшәсе килә. Биредә мин уналты ел ярым эшләдем, шул еллар эчендә бик күп программалар тормышка ашырылды. Ул вакытта НГДУ “Татнефть" полигоны иде бит, барлык яңа технологияләр, нефть чыгаруның яңа ысуллары, эшләнмәләр безнең промыселларда сыналды, – дип уртаклашты ул хатирәләре белән.

Предприятиедә исә хезмәткәрләрне җитештерү күрсәткечләре өчен генә түгел, җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен дә бүләкләү кебек күркәм гадәт яши. Мәсәлән, Нефтьчеләр көне уңаеннан котлау конкурсында «Иң яхшы авторлык шигыре» номинациясендә җиңгәне өчен, нефть һәм газ чыгару буенча оператор Рөстәм САФИНГА Мактау грамотасы тапшырылды.

- Рөстәм «Татнефть»тә 10 ел эшли инде, – дип уртаклашты Гөлшат Сафина, ире котлаулар кабул иткән арада. - Без иҗади бәйгедә катнаштык, анда 7 яшьлек кызыбыз Раяна мин язган шигырьне укыды. Сафиннар, предприятиенең башка хезмәткәрләре кебек үк, бәйрәмгә балалары, кызлары һәм уллары белән килгәннәр. Берәүгә дә күңелсезләнергә туры килмәде: олылар котлаулар кабул иткәндә, концерт программасы караган арада, кызларның һәм малайларның күңелен аниматорлар ачты, кайберәүләр батутка өстенлек бирде. Монда тамак ялгап алырга да мөмкин иде: кайнар пылау, камыр ризыклары белән  чәй һәркемгә ошады. Кыскасы, быел да нефть чыгаручыларның һөнәри бәйрәме күңелле, гаиләдәге сыман җылы атмосферада узды.

Владислав Куманяев, “Татнефть" Компаниясенең “Татнефть-Добыча" структур бүлекчәсе нефть һәм газ чыгару департаменты башлыгы урынбасары:

- Нурлатлылар һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдылар. Беренчеләрдән булып бер лифтлы аерым эксплуатацияне эшкә керттеләр, беренчеләрдән булып СВМ проектларын гамәлгә ашырдылар, һәрвакыт гарант нигезе булдылар һәм алар нигә генә алынсалар да аны һәрвакыт уңышлы башкарып чыгачаклар.

Дамир Ишкинеев, Нурлат муниципаль районы Башлыгы:

- Районыбыз өчен нефть сәнәгате - икътисад нигезе. Без нефтьчеләргә район икътисадына зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтлебез. “Татнефть" - иң көчле социаль юнәлешле компания, ул безнең райондагы барлык социаль проектларда катнаша, шуңа халык та лаеклы тормышта яши.

Рамил Матуров, «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы:

– Без-иң яшь НГДУ буларак, беркайчан да сынатмыйбыз, һәрчак барлык җитештерү күрсәткечләрен үтәп барабыз. Бүгенге көнгә 83 миллион тоннадан артык нефть чыгардык, быел гына да бораулаганнан соң 16 скважина эшләтеп җибәрдек. Киләсе елга да безнең алда бик зур бурычлар тора.

Рифдар Хәмәдьяров, Татнефть профсоюз рәисе:

– Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы предприятиеләрнең, районнарның, шәһәрләрнең иминлеге нефтьчеләр хезмәтенә бәйле. Бүген биредә булганнар һәм хәзер сменада булганнар тормыш энергиясен булдыралар, ул исә иң кыю бурычларны, проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International