Нурлат сукырлар җәмгыяте әгъзалары Казаннан Диплом белән кайттылар

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Алар Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте уздырган ТР интеллектуаль заманча сәнгатьнең Р.Г. Гордеев исемендәге ачык кубогында катнашты.

Кубок өчен Алабуга, Казан, Яр Чаллы, Чистай һәм Нурлаттан 8 команда көрәште.

Интеллектуаль ярышларда Нурлатның «Акыл ияләре» командасын Юрий Яковлев, Рамил һәм Ольга Мостафиннар, Мария Кузьмина, Җәмилә Мингалиева һәм Людмила Соболькова тәкъдим итте. Алар дүртенче нәтиҗәне күрсәттеләр һәм «Иң универсаль команда» номинациясендә билгеләнделәр.

Дипломны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең ТРО рәисе Владимир Федорин тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International