Нурлатта ТАССРның атказанган табибы Валентина Тимофееваны соңгы юлга озаттылар

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Гомере буе Нурлат районының сәламәтлек саклау системасына багышлаган табиб белән саубуллашырга күпсанлы пациентлары, Нурлат халкы, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре килде. Кайгы уртаклашу сүзләре белән район Башлыгы Дамир Ишкинеев, районның хөрмәтле табиблары Светлана Ильина, Ислам Таһиров, Әминә Мингалимова чыгыш ясадылар. Алар билгеләп үткәнчә, Валентина Дмитриевнаның тормышы кешеләргә хезмәт итү, сәламәтлек турында кайгырту һәм үз эшенә чиксез тугрылык белән тулы иде. Аның яхшылыгы, профессиональлеге һәм кешелеклелеге пациентлар һәм хезмәттәшләренең йөрәкләрендә мәңгегә калачак.

Валентина Дмитриевна 1939 елның 10 июнендә Мордва АССРның Краснослобода районы Литва авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1961 елда Томск медицина институтына укырга керә. 1967 елда, аны тәмамлаганнан соң ук, яшь табиб Нурлат үзәк район хастаханәсендә эшли башлый. Биредә ул профессионал буларак үсә, хезмәттәшләре һәм пациентларының абруен яулый. Сөйкемле, сабыр, яхшы күңелле иде. Укымышлы, әдәпле, югары белемле. Район хастаханәсе коллективында аны нәкъ менә шулай хәтерлиләр, нурлатлылар хәтерендә дә ул шундый булып калачак та. Аның җитәкчелегендә күчмә хатын-кызлар консультациясе оештырыла, ул авыл хезмәтчәннәре арасында дәвалау-профилактика эше белән шөгыльләнә. Валентина Дмитриевна Тимофеева берничә ел дәвамында шәһәр Советы депутаты булып тора.

Валентина Дмитриевна 40 ел чамасы Нурлат үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлеге мөдире булып эшләгән. Чын профессионал, күп кенә яшь белгечләр өчен ул беренче остаз булды, күп кенә талантлы табиблар үстерде.

Валентина Дмитриевна 2024 елның 23 ноябрендә 86нчы яшендә вафат булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International