Аны быел «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында җиңеп чыккан җирле Териториаль иҗтимагый үзидарәсе гранты акчасына төзегәннәр.
Төзелеш материаллары белән "Стройсити” подряд оешмасы шөгыльләнә, ә сәхнәнең үзен “Түбән Нурлат” ТИҮ рәисе, җирле оста Айрат Гәрәев төзи.
"Төзелеш эшләре октябрьдә башланды, һәм бер айдан паркта инде әзер, яңа сәхнә барлыкка килде. Ярдәмне дусларым, шулай ук Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары күрсәтте", - дип билгеләде Айрат Рифович.
Иҗтимагый үзидарә рәисе сүзләренә караганда, республиканың иң яхшы территориаль үзидарәләре конкурсында алар киләчәктә дә катнашачак.
"Якындагы планнарда – паркның тирәсен матур койма белән тотып алырга, шулай ук декоратив агачлар утыртырга, чәчәк түтәлләре ясарга ниятлибез», – дип уртаклашты ул.