Кәкре Атау авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсе кышкыга дип терлекләргә 114 төргәк печән әзерләгән

2024 елның 28 июле, якшәмбе

Иң беренче булып - сәгать 3 тулып китүгә әниләре Эльвира уяна. 5нче яртыга инде сөт җыю машинасы килеп җитәчәк, ул килгәнче 6 сыерны савып, сөтләрен әзерләп өлгерәсе бар. Гаилә башлыгы Шамил бераз соңрак -  5ләрдә, аякка баса, 6 дан да соңга калмыйча 7нче сыйныфны тәмамлаган уллары Самат тора. Быел 11нче сыйныфка барачак Эльвина да озак йокларга күнекмәгән, чөнки ир-атларга да, хатын-кызларга да хуҗалык эшләре һәрвакыт җитәрлек. Сүз уңаеннан, биредә эшне бүлешмиләр, һәркем үзе өлгергәнне эшли. Мәсәлән, Самат башта абзарны чистарта, тирес чыгара, аннары үгезләрне ашата, бозауларны көтүгә куа, көндез дә, кичен дә терлекләрне карый. Әлбәттә, башка эшләрдә дә ул әтисенең уң кулы, кирәк булса, әнисенә дә ярдәм итүдән баш тартмый. Эльвина да шундый ук, гәрчә ул әнисе белән күбрәк бакча, өй эшләре белән шөгыльләнсә дә, авыррак эшне дә башкара: тирес тә тарата, терлекләргә дә азык бирә. Бу көннәрдә алар ишегалдына брусчатка җәяләр, читтән беркемне дә ярдәмгә чакырмыйлар, барысын да үзләре, үз көчләре белән эшлиләр.

Әлбәттә, зур хуҗалыкта өлкәннәргә дә көне буе тик торырга туры килми. Алар иртәдән алып төнгә кадәр аяк өстендә. Шамилнең төзелеш эшләренә осталыгы зур икән, өйләрен менә дигән итеп ясап куйганнар, каралты-куралары төзек, авыл мәчетенең манарасын реконструкцияләү инициаторларының берсе дә ул булган. Шәхси ярдәмче хуҗалыклары да шактый зур: бүген анда 21 баш эре мөгезле терлек асрала.

- Сыерлар да, үгезләр дә, бозаулар да бар. Сыерларны авыл көтүенә куабыз, үгезләр абзарда, яшь терлекләр өчен авыл читендә үзебез электр көтүчесе җайлап куйдык, алар анда кичкә кадәр торалар, – ди Эльвира Сафиуллина. – Һәркөнне сөттән керем алабыз, һәркөнне 60 литрдан артык сатабыз, 15 көн саен шуның өчен акча алабыз. Кышка таба үгезләрне суя башлыйбыз. Хәләл стандартлары буенча үстерелгән терлек итен сатып алырга теләүчеләр күп, сату белән проблемалар юк.

Күп терлек һәм азык өчен мул кирәк. Быел да печән әзерләүгә җәй башында керешкәннәр, бүген инде өй артында озын печән кибәне кыш җитүен көтә.

Гаилә башлыгы Шамил әйтүенчә, хуш исле печәнне болыннардан чаптыралар. Бәхеткә каршы, быел трактор да, печән җыю өчен кирәкле җайланмаларын да сатып алганнар. Техника, әлбәттә, эләрен ике тапкыр җиңеләйткән. Болыннарда үләннәрнең мул булуыннан файдаланып, киләсе елларга запас белән печән хәзерләгәннәр.

Азыкны үзләре дә үстерәләр: бүгенге көндә бакчалары гына бишәү. Без аларның мәйданнарын исәпләп карадык – барып чыкмады: бер участокта чөгендер, икенчесендә кабак, бәрәңге үстерәләр... Өй янындагы бакчада хәтта ачы торма да үсә. Ул хайваннарның ашкайнату системасы белән проблемалар булганда яхшы ярдәм итә.

Мәшәкате аз булмаса да, алар киләчәктә терлекләрнең баш санын арттырырга исәп тоталар. "Балаларга белем бирергә кирәк. Киләсе елда кызым мәктәпне тәмамлый. Улыбыз да үсә, аларның киләчәге турында кайгыртырга кирәк", - диләр Сафиуллиннар. Үзләре исә авылда төпләнүләренә бер дә үкенмиләр.

Ә бит җиңелрәк тормыш сайлый алган булырлар иде: икесе дә югары белемле педагоглар, элек мәктәптә эшләгәннәр. Әмма икесе дә авыл хезмәтен яратканга, шәхси ярдәмче хуҗалыкка өстенлек биргәннәр. Ә ул гаиләгә тотрыклы керем биреп кенә калмый, бәлки үз үрнәкләрендә балаларны да хезмәт сөючән һәм эшчән итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Мондый яшьләргә тормышта үз урыннарын табу күпкә җиңелрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International