Нурлатта 8нче мәктәптә спорт залын төзү дәвам итә

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Төзүчеләр өч катлы бинаның кирпечен өюне төгәлләде.

Нурлат шәһәренең 8нче мәктәбе территориясендә җылы кичүле спорт залы төзелеше дәвам итә, ул аны мәгариф учреждениесенең төп биналары белән тоташтырачак. Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев биредә эшлекле киңәшмә уздырды, анда төзелеш белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Объектны төзү эшләре агымдагы елның апрелендә башланды. Нибары 7 ай эчендә подряд оешмасы өч катлы бинаны кирпечтән салып бетерде, биредә тәрәзәләр, баскычлар урнаштырылган. Хәзер төзүчеләр түбәне җылыту, аннан соң йомшак түбә монтажлау һәм башка эшләр белән мәшгуль, тиздән эчке бизәү эшләренә керешәчәкләр. Фасад керамограниттан булачак, спорт залының идәннәренә спорт линолеумы җәеләчәк, проектта санузеллар, душ һәм чишенү бүлмәләре каралган. Тулаем алганда, бинаның гомуми мәйданы кичүләр, пандуслар белән бергә 1269 кв. м тәшкил итә.

Объектта көн саен 30дан артык кеше эшли, төзүчеләр куелган бурычларны вакытында үтәргә тырышалар, чөнки объектның мөһимлеген аңлыйлар. Чөнки спорт залын ачуны әлеге мәктәпнең укучылары һәм укытучылары гына түгел, тимер юлчылар микрорайонында яшәүчеләрнең барысы да көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International