Сыер ашаган кешегә субсидияләр бирелә, чеби сатып алганда чыгымнарның бер өлеше кире кайтарыла, яңа ферма төзегәндә дәүләт ярдәме каралган…
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов белән сөйләштек.
- Ирек Минсалихович, дәүләттән бирелә торган субсидияләр йорт җирендә терлек асраучы, тавык - чеби үстерүчеләргә яхшы ярдәм булып тора. Быел да алар сакланып калдымы соң?
– Әйе. Савым сыерлар, кәҗәләр, 3 яшьтән зуррак бияләр, асрауга киткән чыгымнарны каплауга субсидияләргә конкурс сайлап алуының беренче этабы тәмамланды да инде. Аның нәтиҗәләре буенча савым сыерлар һәм кәҗәләр асраучы 545 шәхси ярдәмче хуҗалык якын арада 6 миллион сумнан артыграк акчалата ярдәм алачак. Моннан тыш, бияләр асраучы 44 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 255 мең сум күләмендә субсидия кайтачак. Субсидиянең күләме бер савым сыер асраучыларга– 2300, ике сыер тотучыларга – һәр башка 3300әр, өч һәм аннан артыграк сыер асраучыларга 4300 әр сум тәшкил итә. Бия асраучылар исә һәр башка 5000әр, кәҗәләргә 500әр сум исәбеннән алачаклар.
- Беренче этапта гариза биреп өлгермәүчеләр өчен икенче этап булачакмы һәм анда катнашуның шартлары нинди?
- Әйе, икенче сайлап алу да булачак әле. Анда катнашуның төп шартларыннан агымдагы финанс елында түләүле ветеринария хезмәтләре үткәрүгә килешүнең булуы һәм ел дәвамында терлекләрнең баш санын саклап калуны аерым әйтеп үтәсе килә.
- Белүебезчә, районда быел мини-фермалар төзелешенә дип ярдәм алучылар да бар инде…
- Әйе, быел конкурс сайлап алуын уңышлы узучылар арасында районыбыздан да 3 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Ике ярдәмче хуҗалык - Гәйтән, берсе Бикүле авыл җирлегендә урнашкан. Аларга барлыгы 1 миллион 200 мең сум күләмендә субсидия бирелде. Гомумән, сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга субсидияләрдән авыл халкы бик актив файдалана. Узган елда, мәсәлән, 16 мини-ферма төзелгән.
Субсидияләрнең күләменә килгәндә, ул 8 һәм аннан артыграк сыер асрарга җыенучыларга 600 000 сум, 5 һәм аннан артыграк сыер тотучылар өчен 300 000 сум тәшкил итә. Монда төп шарт – мини-ферма төзелә башлавы, хуҗалыкта кимендә ике яки өч сыер булуы. Әлбәттә инде, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар аларның санын субсидия алганнан соң 6 ай эчендә 5 һәм 8гә җиткерергә һәм терлек башын 5 ел дәвамында саклап калырга тиешләр. Әлеге программада катнашырга теләүчеләрдән гаризалар җыю шулай ук дәвам итә.
- Хуҗалыкларында тавыклар, каз-үрдәкләрне күпләп асраучылар да бар бит әле. Быел да аларга ярдәм булырмы?
- Конкурска сайлап алу әлегә игълан ителмәгән. Әмма быел да субсидияләр узган ел күләмендә сакланачак. Бу төр субсидиядән 1 апрельдән 1 июльгә кадәр чебиләр, казлар, үрдәкләр, күркә бәпкәләре сатып алучылар файдалана ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сатып алынган кошлар 1 айдан артыклык булырга тиеш түгел. Шартларның берсе-аны Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алырга кирәк, ветеринария-озату документлары булу да мәҗбүри. Субсидияләр 50-100 баш кош сатып алган очракта, күркә һәм казларга 200 сум, үрдәкләргә 120 сум, бройлер чебиләренә - 100 сум исәбеннән бирелә.
- Таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сатып алучылар өчен субсидияләр сакланырмы?
- Әйе, товарлыклы таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сыерлар сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалыклар 60 меңгә кадәр, ә нәселле терлекләр алучылар 70 мең сумга кадәр чыгымнарын кире кайтарырга мөмкин. Шул ук вакытта лейкозлы сыерны алмаштырганда өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә субсидия бирелә.
- Ирек Миңсалихович, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өчен савым аппаратлары сатып алуга субсидияләр дә яхшы ук ярдәм чарасы булып тора.
- Шулай. Узган ел 4 һәм аннан да күбрәк савым сыерлары булган 54 хуҗалыкка район бюджетыннан савым аппаратлары сатып алу чыгымнарының 80 проценты күләмендә субсидияләр бирелде. Быел эш дәвам итәчәк, һәм без авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә шундый мөһим һәм сизелерлек ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
- Республика һәм район ярдәм чараларын алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар кая мөрәҗәгать итә ала?
- Гаризаны авыл җирлеге башкарма комитетына яки районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә бирергә мөмкин. Шулай ук «Мои субсидии» мәгълүмат системасының рәсми сайты яки шул ук исемдәге мобиль кушымта аша мөстәкыйль рәвештә җибәрергә мөмкин.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.