Иртәгә нурлатлылар өйләренә газетаның бу яртыеллыкта беренче номеры киләчәк: агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамланды.
Елдагыча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудинның ярдәме зур: 2025 елга газетага язылу кысаларында ул 70 мең сумлык иганәчелек ярдәме күрсәткән. Депутат ярдәме белән икенче яртыеллыкта район газетасы 40тан артык нурлатлының өенә киләчәк, шулай ук Шамил Габделхәй улыннан газета махсус хәрби операция уздырылу зонасында булган якташларыбызга да барып җитәчәк.