2025 елның 3 июлендә 18 сәгатьтән алып 4 июльдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Җил көчәйгәндә:

Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Әгәр көчле җил чыкканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә мөмкин. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспортны да куярга ярамый - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил  каерган түбә элементлары һәм декор әйберләр тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

Өйдә яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International