Урман янгыннары: һәлакәтне булдырмау чаралары һәм ысуллары

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Урман янгыннары - ул табигатьне юк итә торган, кешеләрнең һәм хайваннарның тормышына куркыныч тудыра торган табигый бәла.

Әмма 90% очракта аларның сәбәбе булып кешенең җавапсызлыгы тора. Әйдәгез, янгын чыгуның төп сәбәпләрен һәм фаҗигане булдырмау ысулларын ачыклыйк.

Урман янгыннарының төп сәбәпләре

Ташланган тәмәке төпчеге яки шырпы - хәтта зур булмаган сүнеп бетмәгәнкүмер кисәге дә зур күләмле янгын чыгарырга сәләтле.

Контрольсез учаклар - сүндерелмәгән ут – тыелган урыннарда яки коры җилле һавада учаклар ягу.

Үләнне яндыру - коры үсемлекләргә ут төртү еш кына утның контрольсез таралуына китерә.

Пыяла һәм чүп – чар - калдырылган шешәләр һәм банкалар линзалар кебек кояшта кыза, кояш нурларын фокуслый һәм янгын чыгара.

Техникадан очкыннар - автомобиль, мотоцикл яки авыл хуҗалыгы техникасының төзек булмаган сүндергечләре ут чыганагы булырга мөмкин.

Урман янгынын ничек булдырмаска?

Тәмәке төпчекләрен һәм шырпыларны ташламагыз – хәтта сүндерелгән яки юеш килеш тә алар янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин.

Учак ягу кагыйдәләрен үтәгез - махсус билгеләнгән урыннардан гына файдаланыгыз, утны контрольдә тотыгыз һәм китәр алдыннан тулысынча сүндерегез.

Үләнгә ут төртмәгез - бу куркыныч кына түгел, ә закон белән дә тыелган.

Үзегез артыннан чүп – чарны җыегыз - пыяла, банкалар һәм хәтта фольга да янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Янгыннар турында хәбәр итегез – утка тап булганда кичекмәстән 112 яки 101 номерларына шалтыратыгыз. Янгын сүндерүчеләр никадәр тизрәк килсә, зыян шулкадәр азрак булачак.

Исегездә тотыгыз: бер генә саксыз адым гектарлаган урманны юкка чыгарырга мөмкин! Табигатьне саклагыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

73 нче ПЧ инструкторы Гөлүсә Батршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International