Нурлатның Тимер юлчылар микрорайонында яшәүче Бикинеевлар гаиләсе “ТАТМЕДИА” игълан иткән “Безнең ишегалдында...” бәйгесенең район этабында иң күп тавышны җыеп, җиңү яулады.
Тавыш бирү безнең “Нурлатинформ” сайтында берничә көн дәвамында барды.
Илнур һәм Рузилә Бикинеевларның өен һәм ишегалларын бу көннәрдә йөзләгән метр озынлыктагы гирлянда, ун меңнән артыграк төсле ут бизи. Сүнеп-кабынып, уйнап торган утлар янында басып торганда үзеңне икенче бер – тылсымлы якты дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Кыш бабай һәм Кар кызы, куян сыннары да утлар белән бизәлгән, хәтта өй каршындагы багана да үзенчәлекле итеп төсле гирляндаларга уралган, өр-яңа капка, гараж ишекләре дә аллыгөлле лампочкалар яктысыннан балкый. Төрле – татар, рус, инглиз телләрендә салмак кына яңгырап торган Яңа ел җырлары да үзеннән-үзе бәйрәм мохитына алып керә.
Бикинеевлар инде өченче ел рәттән бәйрәм алдыннан шундый матурлык тудыра.
– Беренче елда бизәлеш бу кадәр түгел иде, билгеле. 2022нче елны каршы алганда инде җитди итеп алындык. Әзерлекне план буенча, җәйдән үк башлап җибәрдек, чөнки бизәү өчен кирәк-яраклар бу вакытта арзанрак була. Өйне бизәр өчен 5әр метрлы 15 гирлянда, йолдызлар, башка кирәк-яраклар сатып алдык. 2023 елны каршы алганда композицияне тагы да тулыландырдык. Кардан ясаган фигураларны, мәсәлән, быел гына утлар белән бизәргә булдык әле, – ди гаилә башлыгы Илнур.
Өйнең кыегы буйлап үрмәләп менеп баручы Кыш бабай фигурасы да күпләрнең, аеруча балаларның күңелләренә хуш килгән. Әйтерсең лә, морҗадан төшеп, бүләк калдырып китәргә исәбе.
– Улыбыз Айнурга – 5, кызыбыз Алинәгә – 4 яшь. Алар кыш якынаю белән өйне бизик дип ашыктыра башлый. Кар төшмәгән бит әле дигән идек үзләренә. Ноябрьдә беренче кар төшкән көнне ничек шатланып кайтканнарын күрсәгез. Нишләп тә булмый, чыршыларны алып төшәргә туры килде инде. Ишегалдындагы бар нәрсәгә – җемелдәп торган утларга да, кар сыннарына, чыршыга да ихлас шатланалар, музыкага кушылып биеп тә алалар әле, – дип дәвам итә Илнур.
Яңа ел алдыннан өйне шулай бизәү идеясе дә күбрәк балаларга бәйрәм шатлыгы бүләк итү теләгеннән тугандыр, дип саный Бикинеевлар. Шул ук вакытта бу – балачак хыялын чынга ашыру да.
– Әле кечкенә вакытта ук Яңа елны каршы алу, аңа әзерлек ниндидер бер шатлык хисе бирә иде. Әтинең чыршы алып кайтуын түземсезләнеп көтеп торуыбыз, аны сөенә-сөенә бизәгәнебез истә. Аннан, киноларда хуҗаларның үз өйләрен бәйрәмгә матур итеп бизәүләрен күреп тә кызыга идем. Үземнең йортым, балаларым булгач, әлеге хыялымны чынга ашыра алдым, – ди Илнур.
Өйне шулкадәр ут белән бизәү өчен энтузиазм гына җитми, шактый тырышлык һәм, әлбәттә инде, белем дә сорала. Урамдагы утларны дөрес итеп тоташтырырга, көйләргә кирәк, әле бит алар кар астында да кала, янгын куркынычсызлыгы беренче урында булырга тиеш. Бу яктан Илнурның һөнәре буенча энергетик булуы ярдәмгә килә – Нурлат элеваторында баш энергетик булып эшли ул, бар схемалар да алдан уйланылып әзерләнә.
– Бөтен утлар да вакыт релесы белән көйләнә. Бәйрәм көннәрендә алар кичке 4тән 11гә кадәр, аннан иртәнге 6дан 8гә кадәр яна. Бу утны экономияләргә мөмкинлек бирә. Гомумән, елның башка фасылларында да ишегалдында утлар вакыт релесы белән эшли безнең, – ди ул.
Бикинеевларның бәйрәмчә киенгән әкияттәгедәй йортларын карарга килүчеләр күп бу көннәрдә. Нурлаттан гына түгел, хәтта күрше Самара өлкәсеннән дә килеп караучылар булган икән. Ә гаилә моңа шат кына – үз йортларын бизәп, тирә-яктагыларга никадәр шатлык, яктылык бүләк итәләр бит.