Әлбәттә, урманчыларның көндәлек эше - беренче карашка күренгәнчә прозаик түгел.
Аларның эшчәнлеге күбесенчә яфраклы һәм ылыслы культураларны кайгырту, явыз урман кунакларының җирле тынлыкны бозуларына юл куймау белән бәйле. Чулпан участок урманчылыгы коллективын 96нчы кварталда 5нче бүлемдә очраттык.
- Урман мастерлары белән бергә 2018 елда утыртылган яшь наратларга инвентарьлаштыру үткәрәбез: саныйбыз, үлчибез, аларның үсеп китү процентын чыгарабыз. Монда ул 100 процент. Ә инде 2023 елда ук бу үсентеләрне урман мәйданнарына күчереп утыртачакбыз, - диде Чулпан урманчылыгының участок урманчысы Наил Фәсхетдинов. Урман мастеры Сергей Сашин-урманчылыкның тәҗрибәле хезмәткәрләреннән, монда ул 34нче ел эшли. Үз эшен ярата һәм аны кадерли.
- Юкка гына урманчы һөнәрен сайламадым, - ди ул елмаеп. Шушы еллар эчендә Сергей Иванович урманчыларның берничә буынын эш серләренә өйрәткән инде. Хәзер һөнәрендә беренче адымнарын гына ясап килүче яшь коллегасы Сергей Васильевның остазы.
- Чулпан урманчылыгында 4 ай эшлим, миңа барысы да кызыклы, – диде яшь белгеч. Әлеге кыска вакыт эчендә урман мастеры вазифаларын яхшы үзләштергән ул.
Гомумән, урманчылык даими рәвештә яшь кадрлар белән тулыланып тора, ел саен бирегә 2-3 кеше килә. Мәсәлән, Якушкино авылында яшәүче Сергей Васильев урман-техник көллияттә максатчан юллама буенча белем алган. Ә күптән түгел, яшь белгеч буларак, грантка заявка биргән. Аның акчасына, эшкә йөрер өчен, машина сатып алырга уйлый.
Гөлназ Галимованың да һөнәргә килүе кызыклы. Ул 10 елдан артык Нурлат урманчылыгы конторасында эшләгән.
- Мин урман-техник көллиятенә укырга кердем, хәзер читтән торып икенче курста укыйм һәм урман мастеры булып эшлим. Миңа бик ошый", - диде ул.
Бу этапта Нурлат урманчылыгы өчен инвентарьлаштыру -актуаль чараларның берсе.
– Агымдагы елда 2022, 2020 һәм 2018 елларда утыртылган агачларга инвентарьлаштыру үткәрәбез, - диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев. – Яшәүчән, сәламәт үрентеле ылыслы һәм бөредән үсеп китәргә сәләтле яфраклы культуралар гына исәпкә алына.
Көзге эшләр тәмамлангач, урманчыларның кышкы чордагы мәшәкатьләре башланачак. Ул вакытта инде аларга чормадан чаңгыларын алырга кирәк булачак. Чөнки урманда ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк бит.