Бозлавык һәм тайгак гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең сәбәбе булып тора.
Алар җәяүлеләр өчен генә түгел, транспорт өчен дә гадәттән тыш хәл булырга мөмкин.
Бозлавык вакытында урамда егылып төрле җәрәхәтләр: имгәнүләр, буын каймыгулар һәм сөяк сынуларның саны сизелерлек арта. Табиблар мәгълүматларына караганда, мондый көннәрдә зыян күрүчеләр саны 2 тапкырга күбәя.
Зыян күрүчеләр санына эләкмәс өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Үзегезнең аяк киемегезгә игътибар итегез: тигез табанлы асты таймый торган аяк киеме сайлап алыгыз;
- Модалы хатын-кызларга биек үкчәләрдән баш тартырга киңәш ителә;
- Аяк астыгызга карап йөрегез, куркыныч урыннарны әйләнеп үтәргә тырышыгыз. Әгәр дә боз «күлләвеген» урап узып булмый икән, чаңгычы шикелле, кечерәк кенә шуа торган адымнар белән шуып үтегез;
Юлның машина өлешендә бик игътибарлы булыгыз: ашыкмагыз, бигрәк тә чапмагыз. Юлның машина кырыеннан барыгыз, ашыкмагыз, башка җәяүлеләрне сак кына әйләнеп узыгыз;
- Өслеге авыш булган барлык урыннарны акрын үтәргә тырышыгыз;
- Бөтен табанга басарга, аякларны тез өлешендә бераз бөгәргә кирәк;
Баскычтан менгәндә яки төшкәндә тоткаларга, култыксаларга тотынырга. Аяклар белән шома баскычлардан пөхтә итеп, бераз авышрак итеп атларга;
- Юл аркылы чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, урам аркылы чыкмагыз һәм якынлашып килүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмагыз.
Исегездә тотыгыз – юлның машина йөрү өлеше тайгак, һәм транспортны туктату кыен, кар сылавы ихтималы;
- Куллар мөмкин булганча ирекле булырга тиеш, авыр сумкалар күтәреп йөрмәскә тырышыгыз, кулларыгызны кесәләрегездә тотмагыз - бу егылу ихтималын арттыра;
Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Егылу мизгелендә бөкләнергә һәм, тәгәрәп, җиргә бәрелүне йомшартырга тырышыгыз;
Кулыгызда күтәреп барган әйберләрегезне коткарырга тырышмагыз;
- Урыныгыздан торырга ашыкмагыз, җәрәхәтләр юкмы икәнен тикшерегез, үтеп баручы кешеләрдән ярдәм итүләрен сорагыз.
Исегездә тотыгыз: бигрәк тә аркага, йөзтүбән егылу куркыныч, чөнки баш мие селкенергә мөмкин. Җәрәхәтләнгәндә медицина ярдәме сорап табибка мөрәҗәгать итегез.
73 нче бүлек инженеры Нина Логинкина.